news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эш башлаучы аграрийларны «Фермер мәктәбе»ндә катнашу өчен сайлап алу тәмамлана

Бүген Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе» укыту проектында катнашу өчен конкурс буенча сайлап алу тәмамлана. Белем бирү программасын Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештыра. Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында узачак.

Түләүсез белем бирү программасында агробизнес турында һөнәри белем алу белән кызыксынучы яшь фермерлар катнаша ала, дип хәбәр итә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

 «Фермер мәктәбе»ндә катнашу өчен Үз фермерлыгым (Свое Фермерство) аша заявка бирергә кирәк, ә кирәкле документлар исемлеген, презентацияне һәм/яки видеороликны электрон адреска: sh.fermer_rt@mail.ru җибәрергә кирәк.

Һәр катнашучы  бары тик бер проект кына тәкъдим итә ала. Конкурс материаллары Эксперт жюри утырышларында каралачак. Җиңүчеләр “Фермер хуҗалыгы агробизнесы” («Агробизнес фермерского хозяйства»)  252 сәгатьлек яңадан һөнәри әзерләү программасы буенча бушлай укуга сертификатлар, соңыннан грант ярдәме алу өчен билгеләнгән үрнәктәге диплом алачак.

Укулар 20 сентябрьдә башлана. Яшь фермерлар өчен «Кошчылык» һәм «Терлекчелек» юнәлешләре буенча теоретик дәресләр һәм күчмә практик мастер-класслар була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100