news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутат алты көнлек эш атнасы кертү идеясен уйланылмаган дип атады

Законнар бүген дә гражданнарга тиешле түләү шарты белән өстәмә вакыт эшләргә мөмкинлек бирә. Бу хакта дүшәмбе көнне Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Екатерина Стенякина («Бердәм Россия» фракциясе) белдерде. Бу турыда ул «Аванти» бизнес-патриотизмны үстерү буенча эшмәкәрләр ассоциациясенең алты көнлек эш атнасы кертү турындагы тәкъдименә фикерен белдергәндә әйтте. Депутат бу идеяне уйланылмаган дип атады. «ТАСС» шул турыда яза.

«Безнең төп законда – РФ Конституциясендә – атнага 40 эш сәгате билгеләнгән. Ләкин, беркем дә гражданнарга эштән тыш эшләүне тыймый. Әлбәттә, өстәмә эш өчен тиешенчә түләнергә тиеш», – дип билгеләп үтте Стенякина. Ул «бу мәсьәләләрнең барысы да хезмәт законнары, эш бирүче һәм хезмәткәрнең хокукый мөнәсәбәтләре яссылыгында» булуын билгеләп үтте.

Аның фикеренчә, атнадагы эш көннәре санын теләсә кайсы якка үзгәртү мәсьәләсендә кискен адымнар ясарга кирәкми. «Мондый чаралар, әгәр алар кабул ителсә, икътисади күрсәткечләргә тәэсир итәчәк», - дип саный депутат. Ул билгеләп үткәнчә, эш көннәренең артуы «кешеләрнең психологик һәм физик сәламәтлегенең начарлануына тәэсир итә ала». «Гомумән алганда, минемчә, инициатива популистик һәм уйланмаган», – дип йомгаклады парламентарий.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100