news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эрзя телен коткару фонды туган тел мәсьәләсен хәл итү өчен берләшергә чакыра

Григорий Мусалев фикеренчә, бөтен милләтләр дә бертигез дип язылган Конституцияне якларга кирәк.

(Казан, 11 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Эрзя телен коткару фонды рәисе, Саранскида чыга торган "Эрзянь Мастор" газетасының баш редакторы урынбасары Григорий Мусалев тел мәсьәләләрен чишү өчен төрле милләт вәкилләренә берләшергә кирәк дип саный. Бу турыда ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

Эрзя телен коткару фонды рәисе “Бу хәлләрне рус халкына да аңлатырга кирәк. Мин үзем дә аларга мөрәҗәгать итәм. Башка халыклар хәзер ни хәлдә, күз алдыгызга китерегез әле дим. Русларның телләрен укытудан алып атсалар ни булыр, шуны уйлап карагыз, дим. Барлык халыклар да азат яшәргә тиеш”, - ди Григорий Мусалев.

Ул бөтен милләт тә бертигез дип язылган Конституцияне сакларга өндәде. “Россиянең барлык милли телләре юк ителә. Болай барса, телләр бетәчәк инде ул, барысы да шуңа таба бара. Әмма бирешергә кирәкми. Мин үзем ахыргы көннәремә кадәр көрәшәчәкмен. Гаделлек өчен көрәшергә кирәк”, - диде ул.

Григорий Мусалев сүзләренчә, Россия хөкүмәте арасында Россиядә руслар гына яшәргә тиеш дип санаучылар бар. “Милли телләргә карата булган бу вазгыятне аңлатып булмый. Төп халыкларның телләрен бетерү максатыннан башланган эш бу. Россиядә руслар гына яшәргә тиеш дип санаучылар бар. Алар Россия руслар өчен генә дигән патша идеологиясен дәвам итәләр”, - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot