news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Эрудит” лагерендә кышкы смена башлана
2-10 гыйнварда Казаннан ерак түгел Петровское бистәсендәге “Регина” кунакханәсендә урнашачак “Эрудит” лагерендә кышкы смена башлана
Скопировать ссылку
(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 2-10 гыйнварда Казаннан ерак түгел Петровское бистәсендәге “Регина” кунакханәсендә урнашачак “Эрудит” лагерендә кышкы смена башлана. Бу турыда бүген “Татар-информ” агентлыгында үткән on-line матбугат конференциясендә лагерьның директоры Нина Ильина хәбәр итте.
Кышкы смена “Эрудит”та яңа ел маҗаралары” дип атала. Балаларны башка сменалардан аерылып торган яңа программа көтә. Лагерьгә 6 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар кабул ителә. Аларга монда кызыклы уен һәм белем бирү программасы әзерләнелә. Мәсәлән, “Эрудит” лагерендә инде ял иткән балаларга йога буенча стресстан котылу программасы, театр сәнгате, пантомима, ди-джеинг һәм башка кызыклы программалар ошый. “Лагерьгә күбесенчә инде ял итеп алган балалар җыела. Аларга кызыклы булсын өчен, без һәрвакыт яңа уеннар, яңа шөгыльләр уйлап табарга тырышабыз”, - диде Нина Ильина. Кышкы сменада балаларга инглиз телен өйрәнү мөмкинлеге тудырылачак. Шулай ук лагерьгә кунакка республика олимпиадаларында катнашачак балаларның килүе көтелә. Алар һәм лагерьгә йөрүче балалар арасында ярышлар оештыру планлаштырыла. Нина Ильина ассызыклаганча, лагерьдә балаларга спорт белән шөгыльләнү, бассейнда коену мөмкинлеге бар.
Лагерьнең үзенчәлеге шунда: анда көнне балалар биюләрдән башлый. Йокы сәгате урынына балалар үзләре теге яки бу күнекмәләр буенча күрсәтмә дәресләр бирә. Көн саен шәхесне ачыкларга ярдәм итә торган бәйгеләр оештырыла. Лагерьдә ял итүче балалар белән 10га якын тәрбияче шөгыльләнә. Тәрбиячеләрнең барысы да – талантлы яшьләр. Һәрбер сменада балаларны яңа сюрпризлар көтә.
Нина Ильина белдергәнчә, җәйге сменага әзерлек буларак, лагерь җитәкчелеге тәрбияче-вожатыйлар өчен мәктәп оештырачак. Дәресләр курсы “Барысы да – синең кулларыңда” дип аталачак. Анда булачак тәрбиячеләр үз алдына максат куеп эшләргә, PR проектларны тормышка ашырырга, актерлык сәнгатенә өйрәнәчәк. Дәресләргә 80 кеше җыелыр дип көтелә. Алардан лагерьгә эшләргә 20 кеше сайлап алыначак. Бүген дә лагерьдә тәрбияче булырга теләүчеләрдән резюме кабул ителә. Бүген инде “Эрудит” лагеренә йөрүче балалар вожатыйларның ярдәмчесе булып карыйлар. “Аларга без лагерьдә эшләү мөмкинлеген тудырырга уйлыйбыз. Ә җәйге смена лагерьдә 28 июнендә башланачак”, - дип хәбәр итте Нина ханым.
“Эрудит” лагере 2006 елда ачыла. Ачылу көненнән башлап лагерьдә 1000нән артык бала ял итеп ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2