news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эрнест Яхин Олимпия уеннарында катнашачак

Башкортстаннан тагын бер спортчы - Ильвир Хуҗин гомерлеккә Олимпия уеннарыннан читләштерелгән иде.

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). Халыкара Олимпия комитеты Пхенчханда Олимпия уеннарында катнашачак Россия спортчыларының санын билгеләде. 500 атлет кергән беренчел исемлектән Халыкара Олимпия комитеты бары тик 169 фамилияне хуплаган. РБК-Татарстан хәбәр иткәнчә, чаңгычы Эрнест Яхин бу исемлеккә кергән.

Сноуборд буенча хатын-кызлар җыелмасы составына быелгы сезонда Татарстан өчен чыгыш ясый торган  Милена Быкова да кергән. Ул тау чаңгысы спорты һәм сноуборд буенча Уфа спорт мәктәбендә тәрбияләнгән. 

Алданрак билгеле булганча, Халыкара олимпия комитеты спортчы Ильвир Хуҗин кергән Россия бобслеистлары командасын дисквалификацияләгән иде. Атлетлар Олимпия уеннарында катнашу хокукыннан гомерлеккә читләштерелгән. Аларның Сочида яуланган нәтиҗәләре – дүртенче урын юкка чыгарылган.

Олимпия уеннарына баручылар исемлегендә фристайлчы Регина Рәхимова да бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot