news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эрмитажда антик геройлар сурәтләнгән яңа графика үрнәкләре тәкъдим ителә

Бүген Казанның “Эрмитаж” үзәгендә «Илаһи нәсел балалары. Борынгы һәм хәзерге чор сәнгатендә антик каһарманнар” исемле күргәзмәдә тәкъдим ителгән 20 графика үрнәге яңаларына алыштырыла

(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казанның “Эрмитаж” үзәгендә «Илаһи нәсел балалары. Борынгы һәм хәзерге чор сәнгатендә антик каһарманнар” исемле күргәзмәдә тәкъдим ителгән 20 графика үрнәге экспозициядән алына. Алар урынына охшаш сюжетка багышланган яңа графика әсәрләре элеп куела.
Искә төшереп үтәбез, «Илаһи нәсел балалары. Борынгы һәм хәзерге чор сәнгатендә антик каһарманнар” күргәзмәсе “Эрмитаж” үзәгендә 22 сентябрьдә ачыла. Анда антик сәнгатькә караган 200гә якын экспонат тәкъдим ителә. Сәнгать үрнәкләре антик (безнең эрага кадәр VII гасыр) һәм соңгы чор (XVIII–XIX гасырларга кадәр) Көнбатыш Аурупа сәнгатенә карый. Аларда борынгы Эллада каһарманнары сурәтләнә. Экспонатлар арасында борынгы Греция мифлары, эпос һәм табыну геройлары турында мәгълүмат бирә торган гүзәл сәнгать әсәрләре, матди культура һәйкәлләре үзәк урынны алып тора. Күргәзмәдәге борынгы сәнгать үрнәкләрендә Геракл, Персей, Одиссей, Тезей, Парис, Ахилл, Искәндәр Македонский кебек бөек каһарманнар тормышы турында белеп була.
“Эрмитаж-Казан” үзәге директоры Ольга Пиульская әйтүенә караганда, Яңа чор рәссамнарының графика сәнгате үрнәкләрендә борынгы Эллада каһарманнары – Геракл, Ахилл һәм башкалар, аларның батырлыклары чагыла. “Алар – музей өчен бик кадерле экспонатлар. Кызганыч, ничек кенә теләсәк тә, экспозициядә без графика үрнәкләрен озак тота алмыйбыз. Кәгазь яктылыктан курка. Шуңа күрә андый рәсемнәр эленгән залда караңгылык тудырырга тырышабыз. Графика әсәрләре безгә Дәүләт Эрмитажыннан күпләп китерелде. Бүген Санкт-Петербургттагы Дәүләт Эрмитажыннан килгән белгечләр халык инде танышырга өлгергән графика эшләрен яңаларына алыштыра”, - диде Ольга ханым.
Казанда күргәзмә 28 мартка кадәр эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100