news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эрмитаж үзәгендә – “Гүзәл затлар һәм мәчеләр”

1 март көнне 16 сәгатьтә “Эрмитаж-Казан” үзәгендә “Гүзәл затлар һәм мәчеләр” дип аталган күргәзмә ачыла

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”). 1 март көнне 16 сәгатьтә “Эрмитаж-Казан” үзәгендә “Гүзәл затлар һәм мәчеләр” дип аталган күргәзмә ачыла. Чара “Казан Мәчесе белән Эрмитаж буйлап сәяхәт” Икенче республика фестивале кысаларында уза.
Күргәзмәне ачу Бөтендөнья мәчеләр көненә һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышлана. Экспозициядә рәссамнар, сынчылар үз эшләрендә хатын-кызлар һәм мәчеләрнең мөнәсәбәтен ачарга тырыша. Тормышта гына түгел, сәнгатьтә дә хатын-кызлар һәм мәчеләр үзара дус-тату мөнәсәбәттә тора. Рәссамнарны хатын-кызларның һәм мәчеләрнең фикерләү осталыгы, матурлыгы, бәйсезлеге җәлеп итә. Һәр останың – үз “Гүзәл заты” һәм үз “Мәчесе” бар. Һәм аларның икесе дә – Илаһи затлар. Рәссамнар сюжетларга җан өрә кебек. “Эрмитаж-Казан” үзәгеннән хәбәр ителгәнчә, күргәзмәдә портретлар һәм натюрмортлар, жанр үзенчәлекләре, коллажлар, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре тәкъдим ителә.
“Казан Мәчесе белән Эрмитаж буйлап сәяхәт”республика фестивале программасында – “КИНО-мәчеләр” балалар кинотеатры, “Әвәләү-рәсем ясау” иҗади дәресләр каралган. 27 һәм 28 мартта 11 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр тере мәчеләр күргәзмәсе оештырылачак дип көтелә.



news_right_1
news_right_2
news_bot