news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эрмитаж онлайн-экскурсияләр оештыра

Беренче интернет-сәяхәт темасы - “Илья и Эмилия Кабаковы. В будущее возьмут не всех” күргәзмәсе монтажы.

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”). Эрмитаж музейлар буйлап онлайн-экскурсияләр оештыра, дип хәбәр итә ТАСС.

Эрмитаж коридорлары буйлап онлайн-сәяхәт мөмкин хәл. “Hermitage Online” кысаларында беренче трансляция 16 апрельдә иртән узды. Интернет-сәяхәт темасы “Илья и Эмилия Кабаковы. В будущее возьмут не всех” күргәзмәсе монтажы булды.

Виртуаль сәяхәтчеләргә экспозицияне Эмилия Кабакова һәм Эрмитажның сәнгать бүлеге җитәкчесе Дмитрий Озерков тәкъдим иткән.

Виртуаль сәяхәтләр ай саен узачак. Онлайн режимда “ВКонтакте” челтәрендә күргәзмәләр монтажын һәм демонтажын күрергә, реставраторлар янында кунакта булырга мөмкин. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100