Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Рәсми булмаган башка йөзләр» күргәзмәсе ачылды
Экспозициягә ТР Президенты Аппараты эшчәнлеге турында беркайда да басылмаган рәсемнәр кергән.
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Бүген «Эрмитаж-Казан» үзәгендә ТР Президенты Аппараты эшчәнлегенә багышланган «Рәсми булмаган башка йөзләр» күргәзмәсе ачылды.
88 фотоэштән торган күргәзмә өч залга урнаштырылган. Ике залда рәсми затлар төшерелгән фотолар, өченчесендә фотографларның командировка вакытында буш арада төшерелгән лирик хезмәтләре урнаштырылган.
ТР Президенты Аппараты матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин күргәзмә ачылышында матбугат хезмәте тарафыннан көненә 100дән 500гә кадәр фотосурәтләр төшерелүен һәм аларның бер өлеше генә басылуын сөйләде. Күбесе кадр артында калса да, алар арасында яхшы эшләр булуын да билгеләп үтте. Шулай итеп, рәсми йөзләрне рәсми булмаган төстә күрсәтү идеясе туды да инде, диде ул.
«Без бер команда, бергә уртак эш башкарабыз һәм шуннан ләззәт алабыз. Без үзебезнең хезмәтебезгә булган карашны фоторәсемнәр аша күрсәтәсебез һәм башкалар белән дә бүлешәсебез килде. Эшләрне сайлап алу җиңел булмады, алар бик күп, шунлыктан экспозиция соңгы көнгә кадәр үзгәреп торды. Алдагылары бик сакланмаган да, күбесенчә соңгы елларда төшерелгән кадрлар тәкъдим ителде. Хәзер техник мөмкинлекләр зур, рәсемнәрне сыйфатлырак итеп төшерергә һәм сакларга була», – дип сөйләде Эдуард Хәйруллин.
«Казан Кремле» музей- тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева ТР Президенты Аппараты хезмәткәрләренең эше Кремль музеенда беренче тапкыр куелуын искәртеп китте. «Бүген күргәзмәдә рәсми хроникаларда, газета битләрендә яктыртылмаган тормышны күрәбез. Мин бу кадрларны «аппаратча булмаган караш» дип атыйм. Аппарат эшчәнлеге тарихы бу. Дүрт автор: Михаил Козловский, Марсель Бадыкшин, Эдуард Хәйруллин, Михаил Фролов – алар барысы да иҗат кешеләре, вакытлары никадәр тыгыз булганда да күңелгә тәэсир итә торган, хисле мизгелләрне тота алалар», – дип билгеләп үтте Вәлиева.
ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров шулай ук үзенең коллегаларын котлады. «Соңгы ике ун ел эчендә бик күп эшләр башкарылды. Без Казанның меңъеллыгын билгеләп үттек, ил күләмендә спорт чаралары үткәрдек. Шул ук вакытта халыкара килешүләр булдыру, мәдәниятебезне саклау буенча казанышларыбыз булды. Благовещенский соборы, «Кол Шәриф» мәчете, Болгар, Зәй объектлары - болар барысы да республиканың тарихи-мәдәни мирасын саклауда зур адым. Бүген республиканы таныйлар, ул Россия Федерациясендә иң абруйлылардан санала. Билгеле, бу казанышлар артында безнең лидерлар – Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тора. Күргәзмә бик үзенчәлекле, иҗади. Бу фоторәсемнәр безгә узган көннәрне матур итеп искә төшерә», – дип билгеләп үтте Сәфәров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз