news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә фоторәсемнәр күргәзмәсе ачылды

5 июньгә кадәр күргәзмәдә экскурсияләр, квестлар, мастер-класслар, фотостудия, экология дәресләре һәм флэш-моблар оештырылачак.

(Казан, 9 апрель, "Татар-информ"). Кичә, 8 апрельдә "Россиядә экология елы" кысаларында "Эрмитаж-Казан" үзәгендә "Россиянең кыргый табигате-2016" фоторәсемнәр күргәзмәсе ачылды. Бу хакта республиканың Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Россиянең кыргый табигате" Бөтендөнья фотобәйгесе 2011 елдан башлап "National Geographic Россия" журналы һәм Рус география оешмасы белән бергә уздырыла. Узган елгы җиңүче һәм лауреатларның 200 иң яхшы эшен 5 июньгә кадәр "Эрмитаж-Казан" үзәгендә күреп булачак. 2016 елда иң яхшы фотосурәтләр «Пейзажлар», «Су астын төшерү» һәм «Яшь талантлар» номинациясенә туры килә.

Оештыручылар белдергәнчә, бәйгедә Казаннан су асты фотографы Андрей Кашин да катнашкан.

Кошлар, җәнлекләр, су астында яши торган хайваннар, сирәк үсемлекләр һәм табигый ландшафт сурәтләре табигатьнең төрлелеген күрсәтә, табигый байлыкларны саклауга игътибарны юнәлтә.

5 июньгә кадәр ачылган күргәзмәдә экскурсияләр, квестлар, мастер-класслар, фотостудия, экология дәресләре һәм флэш-моблар оештырылачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100