news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Эрмитаж-Казан” үзәге ачылуына - 5 ел
Бу уңайдан үзәк зур чаралар оештырырга ниятли
Скопировать ссылку
(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 2010 елда башкалабызда “Эрмитаж-Казан” үзәге ачылуына 5 ел тула. Бу уңайдан үзәк зур чаралар оештырырга ниятли. Бу турыда “Татар-информ”га “Эрмитаж-Казан” үзәге директоры Ольга Пиульская хәбәр итте.
Казанда Санкт-Петербургтагы Дәүләт Эрмитажы филиалы 2005 елның 23 августында ачыла. Шул көнне анда “Алтын Урда. Тарихы һәм мәдәнияте” дип исемләнгән беренче күргәзмә тәкъдим ителә.
Ольга Пиульская сүзләренә караганда, 2010 елның март ахыры-апрель башларында үзәктә Россиядә Франция елына багышланган күргәзмә оештырылачак. “XVII-XVIII гасырларда Франция сәнгате” дип исемләнгән экспозициядә Дәүләт Эрмитажында сакланган, Франция сәнгать осталары эшләгән сәнгать үрнәкләрен күрергә мөмкин булачак. Август аенда Казан Кремлендә урнашкан “Манеж” күргәзмәләр үзәгендә француз модасы тарихына багышланган күчмә күргәзмә белән танышырга була.
Узган ел “Эрмитаж-Казан” үзәгендә зур уңыш белән “Казан мәчесе белән Эрмитаж буйлап сәяхәт” дип исемләнгән кызыклы күргәзмә үткән иде. Быел да 1 март – Халыкара мәчеләр көненә багышлап, эрмитажлылар тагын бер шуңа охшаш кызыклы чара уздырмакчылар.
Үзәктә ел дәвамында Совет чорында иҗат иткән рәссамнарның шәхси күргәзмәләрен дә оештырырга планлаштырыла. Мәсәлән, казанлыларга һәм шәһәр кунакларына узган гасырның 60-нчы елларында иҗат иткән күренекле рәссам Лев Потягунинның эшләре белән танышу мөмкинлеге тудырылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot