Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Эрмитаж-Казан”да балет һәм рәсем сәнгате остасы Владимир Васильев хезмәтләреннән торган күргәзмә ачыла
Аннары матбугат конференциясе була
(Казан, 3 апрель, “Татар-информ”). Бүген сәгать 3тә “Эрмитаж-Казан” үзәгендә биюче, хореограф һәм рәссам Владимир Васильевның картиналарыннан торган “Мин гомер йөгерешен дәвам итәм. Владимир Васильев: СССР һәм Россиянең халык артисты юбилеена” күргәзмәсе ачылачак.
Күргәзмәгә 30лап эш куела. Васильев тарафыннан меңнән артык эш башкарылган, шуларның бер өлеше Мәскәү, Санкт-Петербург, Псков, Пермь, Воронеж, Углич, Саров, Вильнюс, Париж һәм Уфада егермеләп шәхси күргәзмәдә тәкъдим ителгән.
Күргәзмә ачылгач, бүген 14.30 сәгатьтә Эрмитаж үзәгендә В.Васильев катнашында матбугат конференциясе булачак. Анда аның автографы белән каталог алу мөмкинлеге була. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры матбугат хезмәте шулай дип хәбәр таратты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз