Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эрмитаж генераль директоры: Минтимер Шәймиев – ул көнчыгыш акыл иясе
Татарстанның беренче Президенты тәкъдиме белән Санкт-Петербургның Дәүләт Эрмитажы филиалы, Россиядә беренче булып, Татарстан башкаласы Казанда ачыла.
(Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген "Россия 1" телеканалында "Шаймиев. В поисках Тартарии" документаль фильмы тәкъдим ителде. Татарстанның беренче Президенты, хәзерге вакытта Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе вазифасын башкарган Минтимер Шәймиевнең 80 яшьлек юбилеена багышланган әлеге иҗади проектның авторы – журналист Сергей Брилев. Фильм барышында ул урта гасырларда билгеле булган Тартария дәүләтен эзләп, татарлар белән русларның уртак тарихын барлый. Фильмның төп герое исә – Минтимер Шәймиев.
Тартария эзләренә Сергей Брилев Татарстанның борынгы Болгар, Зөя шәһәрчекләре, Казан каласыннан тыш, Санкт-Петербургта да юлыга. Татарлар һәм русларның язмышларын берләштерүче тарихи фактлар хакында журналист Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский белән дә әңгәмә корып сөйләшә.
"Татар теленең үзенчәлеге шунда – аның аша рус теленә көнбатыштан бик күп сүзләр кергән. Ул – сүзләрне тапшыручы бөек тел", – дии искәртә галим.
Сүз уңаеннан, Санкт-Петербургта Эрмитаж музееның "Герблар залы"ндагы люстраларда Казан каласы гербы да сурәтләнгән. Аны күргәннән соң, Минтимер Шәймиев Татарстан башкаласында Эрмитажның филиалын ачарга күндерә. Мондый филиаллар тагын Лондонда һәм Амстердамда эшли. Шулай итеп, Россиядә беренчеләрдән булып Эрмитаж филиалы Казанда ачыла.
"Минтимер Шәймиев – ул көнчыгыш акыл иясе", – дип белдерә Михаил Пиотровский Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе хакында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз