news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эрмитаж Казанга БРИКС саммитына багышланган күргәзмә алып килә

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы Татарстан башкаласында узачак БРИКС форумына Дәүләт Эрмитажы белән бергә махсус күргәзмә әзерләгән. Ул «Эрмитаж-Казан» үзәгендә 26 сентябрьдән 27 октябрьгә кадәр эшләячәк.

«Без Михаил Борисович Пиотровскийдан (Дәүләт Эрмитажы директоры - Т-и иск.) «Эрмитаж»ның БРИКС форумына үз җавабын бирүен сорадык. Ул безне хуплады. Музей экспонатларның аерым исемлеген, аерым идея формалаштырды», - дип белдерде «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Илнур Рәхимов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында.

Күргәзмәне оештыручылар искәрткәнчә, Һиндстан, Иран, Мисыр һәм Кытай тарихи-мәдәни төбәкләре кешелеккә бер-берсенә дә, бөтен дөньяга да гаять зур йогынты ясаган бөек мәдәниятләр биргән.

26 сентябрьдә концепция авторы – Дәүләт Эрмитажының Көнчыгыш бүлеге кече фәнни хезмәткәре Константин Петров кураторлык экскурсиясенең ике сеансын үткәрәчәк. Бу көнне шулай ук балалар һәм ата-аналар өчен күргәзмә буйлап интерактив программа тәкъдим ителәчәк.

27-29 сентябрьдә күргәзмә буйлап экскурсияләрне инде «Эрмитаж-Казан» үзәге хезмәткәрләре үткәрә һәм интерактив программаларга алдан язылу буенча билет белән килеп булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100