news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Алтын гасыр курчаклары» дип аталган Яңа ел күргәзмәсе ачыла

16 декабрьдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Алтын гасыр курчаклары» дип аталган Яңа ел күргәзмәсе ачыла, анда Музейның уникаль курчаклар җыелмасыннан XIX гасыр – XX гасырның 70 нче еллары коллекцияләренең 160 тан артык экспонаты тәкъдим ителәчәк.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, күргәзмәдә курчак җитештерүнең сирәк үрнәкләрен күрергә мөмкин була. Дөньяда мондый экспонатлар бик аз санда, һәм алар күрсәтелгән музей диварларыннан читкә чыгарылмый.

Күргәзмә 2023 елның 22 нче гыйнварына кадәр дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100