news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ерлан Искаков: «Татар-информ» мәгълүмат кырында һичшиксез абруй казанды

«Татар-информ» мәгълүмат киңлегендә һичшиксез абруй казанды, ә ул күтәргән темалар Татарстан һәм Казахстан халкы өчен бик актуаль. Казахстанның Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков агентлыкны 35 еллык юбилее белән котлап, шундый фикер белән уртаклашты.

«Мин билгеләнүгә «Татар-информ» агентлыгы җитәкчелеге белән таныштым, кайвакыт мәкаләләр бастырам, комментарийлар бирәм, Казахстанның Идел буе федераль округындагы Генераль консуллыгы эшчәнлеген яктыртам һәм даими нигездә агентлык тарафыннан бастырыла торган мәкаләләргә мониторинг ясыйм. Сез күтәргән темалар Россия һәм Казахстан халкы өчен бик актуаль, моның өчен без рәхмәтле һәм хезмәттәшлекне дәвам итәргә әзер. Казахстанның Казандагы Генераль консуллыгы исеменнән һичшиксез абруй казанган әйдәп баручы агентлыкны юбилее белән котлыйм һәм уникаль мәгълүмати продуктлар һәм яңа проектлар булдыруда уңышлар телим», - дип белдерде Искаков.

Ул ассызыклаганча, бүген Казахстан һәм Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр Казахстан-Россия мөнәсәбәтләре кысаларында сәүдә-икътисади, мәдәни-гуманитар һәм фәнни-техник өлкәләрдә уңышлы хезмәттәшлек үрнәге булып тора. Бу уңайдан Генераль консул Татарстан мәгълүмат агентлыгының Казахстан агентлыгы белән хезмәттәшлеген киңәйтүгә өмет белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot