news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ерлан Искаков «Алтын мөнбәр»дә Казахстан киносы көннәре булачагын игълан итте

«Алтын мөнбәр» XXI Казан халыкара кинофестивале программасында Казахстан киносы көннәре узачак. Бу хакта Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков «Татар-информ»да Татарстан башкаласында Абай исемендәге Казахстан опера һәм балет театрының «Хан Солтан. Алтын Орда» операсы премьерасына багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Сентябрьнең беренче декадасы башында [Казанда] «Мөнбәр» кинофестивале узачак. Әлеге фестиваль кысаларында без традицион рәвештә Казахстан киносы көнен үткәрергә тырышабыз. Якынча 8 сентябрьдә өч фильм күрсәтәчәкбез. Казанлыларга безнең Казахфильм чыгарган яңа фильмнарны карау кызык булыр, дип уйлыйм», - диде Искаков, мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенең соравына җавап биреп.

Исегезгә төшерик, «Алтын мөнбәр» XXI Казан халыкара кинофестивале быел 5-9 сентябрьдә узачак.

Моннан тыш, Казахстанның Казандагы Генераль консулы Татарстан белән яңа уртак кинопроект әзерләү турында да әйтеп узды (Казахстан белән Татарстан кинематографистларының элеккеге уртак проекты – «Тарлан» фильмы – Т-и. иск.). Әмма Искаков, интрига саклап, яңа кинотандемның нечкәлекләре турында сөйләмәде.

«Мин моны әлегә сер итеп калдырам. Без сезне гаҗәпләндерә алырбыз, дип ышанам», - диде Ерлан Искаков.

news_right_1
news_right_2
news_bot