news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Еркин Тукумов Минтимер Шәймиевкә: Мин сезнең ярдәмгә өметләнәм

Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Казахстанның Казандагы яңа Генераль консулы белән очрашты.

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казахстан Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Еркин Тукумов белән очрашты. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте сайтында җиткерелә.

  • Казахстан Республикасының Казандагы яңа Генераль консуллыгы 2012 елда ачылды. Беренче Генерал консул Әсгать Нускабай, 2017 елның ноябрендә тиешле срогы тәмамлангач, Татарстандагы эшчәнлеген тәмамлады. 2018 елның мартыннан бу вазифага Еркин Тукумов кереште.

Минтимер Шәймиев Еркин Тукумовны Татарстанда эшчәнлеге башлануы белән котлады һәм уңышлар теләде.

“Безнең халыклар арасында гасырлар дәвамында дуслык һәм татулык урнашты. Безнең бурыч – аларны ныгыту өчен эшләү. Без Казахстан яшь дәүләтенең сизелерлек казанышларына шат. Мөгаен, бу - Нурсолтан Назарбаевның күпьеллык эшчәнлек нәтиҗәсендә,  иң уңышлы совет илләренең берседер. Татарстан белән Казахстан арасындагы күптәнге хезмәттәшлек Казахстан-Россия мөнәсәбәтләрен ныгытуга сизелерлек өлеш кертә”, - диде Минтимер Шәймиев һәм Еркин Тукумовны генераль консуллык эшчәнлеге буенча сораулар туган очракта мөрәҗәгать итәргә чакырды.

Ул кунакка Татарстан белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлек тарихы һәм Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев белән очрашулар турында сөйләде.

Еркин Тукумов үз чиратында Минтимер Шәймиевка: “Сез - минем өчен легендар шәхес, сезне студент елларыннан беләм. Сез – Россиянең танылган сәясәтчеләренең берсе, 90 нчы еллар ахыры һәм 2000 еллар башында вакыйгалар шаһиты булдыгыз. Казахстанда сезне күпләр белә. Безгә сезнең Казахстан Президенты белән дустанә мөнәсәбәтләрегез мөһим, сез - безнең республикалар арасындагы хезмәттәшлекне үстерүче дә. Сезнең белән очрашу - минем өчен зур горурлык һәм мин сезнең ярдәмгә өметләнәм”, - диде. 

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе белән Казахстан Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы ике республика арасында икътисад, мәдәният, фән, мәгариф һәм мәдәни мирасны саклау өлкәләрендә элемтәләрне киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100