news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эрикан Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгына ярдәме өчен Шәймиевкә рәхмәт белдерде

Эрикан Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгына ярдәме өчен Шәймиевкә рәхмәт белдерде
ТР Рәисе матбугат хезмәте

Сентябрьдә Төркиянең Казандагы Генераль консулы вазифасыннан китәчәк Исмәт Эрикан Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашты. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эрикан әңгәмәдәшенә 1996 елда Генераль консуллык ачуга керткән өлеше һәм дипломатик вәкиллек эшенә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. «Россия һәм Татарстанның социаль-икътисади һәм мәдәни тормышында сезнең шәхесегезнең роле һәм әһәмиятен яхшы беләбез. Безнең лидерлар һәм төрек халкы сезне бик хөрмәт итә. Һәркемгә мәгълүм, нәкъ менә сезнең ярдәм белән Татарстан-Төркия мөнәсәбәтләре ышанычлы нигездә үсештә», - дип билгеләп үтте ул.

Генераль консул быел Төркиядә булган җир тетрәүдән соң илгә Татарстан күрсәткән ярдәм турында аерым искәртте. «Безнең генераль консуллыкта Татарстанда яшәүчеләрдән 100 тонна гуманитар ярдәм җыелды», – дип билгеләп үтте Эрикан.

Үз чиратында, Минтимер Шәймиев аңа Россия-Төркия мөнәсәбәтләрен үстерүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба эшендә уңышлар теләде. Яклар шулай ук төрки халыкларның мәдәни-тарихи мирасын саклау, Казан белән Анкараның фән, мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлеге турында фикер алышты.

Исегезгә төшерәбез, Исмәт Эрикан Төркиянең Казандагы Генераль консулы вазифасында 2019 елның октябреннән бирле.

news_right_1
news_right_2
news_bot