news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эрикан: Төркия белән Татарстанның хәләл индустрия юнәлешендә потенциалы зур

"Хәләл - ул яшәү рәвеше, шуңа күрә Татарстан белән хезмәттәшлек өчен җирлек бар дип уйлыйм", - диде Төркиянең Казандагы яңа баш консулы.

Эрикан: Төркия белән Татарстанның хәләл индустрия юнәлешендә потенциалы зур
Александр Эшкинин

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Төркия белән Татарстанның хәләл продукция белән бәйле уртак эшчәнлеге зур потенциалга ия, чөнки хәләл продукция белән кызыксыну көннән-көн арта, дип белдерде бүген матбугат конференциясендә Төркиянең Казандагы баш консулы булып эшли башлаган Исмәт Эрикан. 

Баш консул Россия Федерациясендә якынча 30 млн мөселман яшәвен искәртте. "Бергә эшләсәк, без Россиядә яшәүче мөселманнарның ихтыяҗларын канәгатьләндерә һәм продукцияне башка илләргә дә чыгара алачакбыз", - диде ул.

"Хәләл продукция турында сөйләшкәндә, ризык турында гына чикләнеп калмыйча, дарулар, косметика, кием-салым турында да әйтергә кирәк. Хәләл ул яшәү рәвеше. Төркия белән Татарстан бу юнәлешне үстерүдә нәтиҗәле эшли алырлар иде", - дип искәртте Исмәт Эрикан.

Баш консул Төркиянең хәләл продукцияне стандартлаштыру һәм сертификацияләү юнәлешендә җитди эшләвен әйтте. "Хәләл ул этикетка ябыштыру гына түгел. Үзем эшләгән илләрнең берсендә балыкка ябыштырылган "хәләл" этикеткасы күргән идем. Шуңа бу эшкә максатчан рәвештә, җитди карарга кирәк", - дип аңлатты ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100