news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ереван үзәгендә ресторанда шартлау булган

Шартлауда сигез кеше имгәнгән: өч кеше Әрмәнстаннан, шулар арасында ике бала; Россиядән балигъ булмаган өч кеше, ике кеше Ираннан.

(Казан, 3 апрель, "Татар-информ"). Ереван үзәгендә ресторанда шартлау булган. Шартлау видеосын RT телеканалы күрсәтте.

Якынча мәгълүматлар буенча, ресторанда углекислый газ тутырылган баллон шартлаган. Шартлауда сигез кеше имгәнгән: өч кеше Әрмәнстаннан, шулар арасында ике бала; Россиядән балигъ булмаган өч кеше, ике кеше Ираннан.

Иң зур зыян сигез яшьлек кызга килгән. Аңа операция ясаганнар.

Шартлау буенча җинаять эше ачылган, дип хәбәр итә РИА Новости

news_right_1
news_right_2
news_bot