news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эрдоган: Төркиядә 1939 елдан бирле иң көчле җир тетрәү булды, 912 кеше үлде

Төркиядә 1939 елдан бирле иң көчле, 7,7 магнитудалы җир тетрәү булды. Бу хакта Төркия лидеры Рәҗәп Тайип Эрдоган коткару эшләрен координацияләү үзәгендә әйтте.

«Хәзерге вакытта 912 кеше һәлак булган, 5 385 кеше яраланган. 2 470 кешене коткарганнар», - диде ул.

Хәзер һәлак булучыларның төгәл санын фаразлау катлаулы, диде Төркия Президенты. Илнең төрле шәһәрләрендә 2 818 бина җимерелгән.

Искәртик, Төркиянең үзәк өлешендә 4.17 сәгатьтә җир тетрәде. Белгечләр мәгълүматлары буенча, көчле җир асты тирбәнешенең үзәге миллионнан артык кеше яши торган Газиантеп шәһәреннән 25 км ераклыкта булган. РФ Президенты Владимир Путин Россиянең Төркиядә һәм Сириядә җир тетрәү китергән зарарны бетерүдә ярдәм итәргә әзер булуы турында әйтте. Шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Эрдоганга кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100