news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эрдоган: Төркиядә җир тетрәү аркасында һәлак булучылар саны 3,5 мең кешедән артты

Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны хәзерге вакытта 3549 кеше булды. Бу турыда дәүләт башлыгы Рәҗәп Тайип Эрдоган хәбәр итә.

Ул җир тетрәгән районнарны гадәттән тыш хәлләр зонасы дип белдерде һәм гадәттән тыш хәл режимы кертте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

22 168 кеше яраланган, дип яңа мәгълүмат җиткерде Эрдоган. 53 меңнән артык кеше эзләү-коткару эшләренә җәлеп ителгән. Хакимият табигый бәла-каза китергән зарарны бетерүгә 5,3 млрд доллардан артык бүлеп биргән.

Искәртик, бүген төнлә Төркиядә кабат 5,6 магнитудалы җир тетрәү булды. Эпиүзәк Гёльбаши районыннан ерак түгел теркәлде. Бу җир тетрәү илнең үзәк районнарына кагылды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100