news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эрдоган: Төркия Россиядәге хәлне җайга салуга өлеш кертергә әзер

Төркия Россиядәге хәлне җайга салуга ярдәм итәргә һәм үз өлешен кертергә әзер. Бу хакта ил Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Россия лидеры Владимир Путин белән сөйләшкәндә белдерде. Дәүләт башлыклары телефон аша элемтәгә керде.

"Президент Рәҗәп Тайип Эрдоган Россия Президенты Владимир Путин белән телефоннан сөйләште. Сөйләшү барышында Россиядәге соңгы вакыйгалар турында фикер алышу булды. Эрдоган белдергәнчә, Төркия дуслык һәм тынычлык шартларында вакыйгаларны тизрәк хәл итүгә өлеш кертергә әзер», – дип хәбәр итә “РИА Новости” Төркия канцеляриясе хәбәрен.

Дәүләт башлыгы бүген Беларусь, Казахстан һәм Үзбәкстан коллегалары: Александр Лукашенко, Касым-Жомарт Токаев һәм Шәүкәт Мирзиёевка илдәге хәл турында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100