news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эрдоган Төркия Президенты сайлауларында җиңүен игълан итте

Эрдоган Төркия Президенты сайлауларында җиңүен игълан итте
aa.com.tr/ru

Төркиянең гамәлдәге лидеры Рәҗәп Тайип Эрдоган Президент сайлауларының икенче турын демократия бәйрәме дип атады. Ул тавыш бирүнең тәмамлануын игълан итте һәм биргән тавышлары өчен ил халкына рәхмәтләрен җиткерде. Яңадан сайланган Президент башка илләрдә дә үз тавышларын бирүчеләргә рәхмәт әйтте.

«Без Президент сайлауларының икенче турын халкыбызның хуплавы белән тәмамладык. Мин сайлау участокларына килгән һәм үзләренең һәм балаларының киләчәге өчен үз тавышын биргән барлык гражданнарга рәхмәт белдерәм. <...> Аллаһ ярдәме белән без сезнең ышанычка лаек булачакбыз. 21 ел дәвамында лаеклы булган кебек, алга таба да лаеклы булачакбыз», - диде ул ил халкына мөрәҗәгать итеп (РИА Новости буенча цитата).

Эрдоган ил эчендә һәм чит илләрдә бюллетеньнәрнең 99,9 процентын эшкәрткәннән соң 51 проценттан артык тавыш җыйды. Аның көндәше, оппозиция кандидаты Кемаль Кылычдароглуга 49 процентка якын тавыш бирелгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Эрдоган ил белән 2003 елдан башлап башта премьер — министр сыйфатында, ә 2014 елдан Президент вазифасында идарә итә. Яңадан сайланганнан соң, ул киләсе биш елда дәүләт башлыгы вазифасын биләячәк.

Россия Президенты Владимир Путин Рәҗәп Тайип Эрдоганны кабаттан Президент вазифасына сайлануы белән котлады. «Кадерле дустым, Россия-Төркия мөнәсәбәтләренә керткән шәхси өлешегезне югары бәялибез»,- диелә котлау сүзләрендә.

Шулай ук хәбәр ителгәнчә, гамәлдәге лидерның җиңүе белән котлауларга Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев, Сербия Президенты Александр Вучич һәм Ливиянең милли бердәмлек Хөкүмәте башлыгы Абдел Хәмит Дбейба кушылган. Бераз элегрәк аны башка илләр лидерлары, шул исәптән Венгрия премьеры Виктор Орбан, Үзбәкстан Президенты Шавкат Мирзиёев, Катар Әмире Шәйх Тамим Бен Хамад әл Тани котлады.

Президент сайлауларының беренче турында кандидатларның берсе дә 50 процент тавыш җыя алмаган иде. Исегезгә төшерәбез, ул 15 майда узды, ул вакытта гамәлдәге лидерга 49,35 процент, ә Кылычдароглуга 45 процент тавыш бирелгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100