Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эрдоган Россия һәм Азәрбайҗанны тыйнак булырга чакырды
Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган соңгы вакытта мөнәсәбәтләре начарайган Россия белән Азәрбайҗанны тыйнак булырга чакырды.
Төркия лидеры бу хакта самолетта Азәрбайҗаннан Икътисади хезмәттәшлек оешмасы саммитыннан кайтып барганда белдерде, дип хәбәр итә Anadolu агентлыгы.
Эрдоган искәрткәнчә, Төркия ике дәүләт белән дә «нык дипломатик һәм стратегик мөнәсәбәтләрдә». «Без киеренке вазгыятьне игътибар белән күзәтеп торабыз һәм сезне тыйнак булырга чакырабыз», – дип ассызыклады ул.
«Безнең иң зур теләк – күңелсез вакыйгалар Россия белән Азәрбайҗан арасындагы мөнәсәбәтләргә төзәтеп булмаслык зыян китермәсен иде», - дип өстәде Төркия Президенты.
Мәскәү белән Баку арасындагы мөнәсәбәтләр 28 июньдә РФ Тикшерү комитетының Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте этник җинаятьчел төркем катнашучылары дип атап берничә кешене кулга алу турында хәбәр иткәннән соң начарлана башлады. Әлеге кешеләрне 2001, 2010 һәм 2011 елларда булган үтерү һәм үтерергә омтылу очракларында катнашы булуда шикләнәләр.
Соңыннан Россиянең Бакудагы илчелеге эшләре буенча вакытлыча ышанычлы вәкил Петр Волоковыхка протест белдерелде. Азәрбайҗан ягының версиясе нигезендә, тугыз кешене кулга алганнар, ике кеше һәлак булган, берничә кеше җәрәхәтләр алган. РФ Тышкы эшләр министрлыгы рәсми вәкиле Мария Захарова белдергәнчә, Екатеринбургта тоткарланган кешеләр – Азәрбайҗанда туган Россия гражданнары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз