Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эрдоган Путинны Истанбулда Украина белән сөйләшүләрне яңадан башларга чакырды
Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Россия коллегасы Владимир Путин белән телефоннан сөйләште, аның барышында Украинадагы низаг тирәсендәге вазгыять турында фикер алыштылар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Диалог кысаларында Төркия лидеры Россия белән Украина арасындагы сөйләшүләрнең өченче раундын уздыруның әһәмиятен искәртте.
Төркия Президенты канцеляриясе мәгълүматлары буенча, Эрдоган, ике як өчен дә туры килә торган даталар килештерелү белән, Анкараның Истанбулда сөйләшүләрне кабат кабул итәргә әзер булуын билгеләп үткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз