news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эрдоган Порошенкога Кырым мәсьәләсендә ярдәм итәбез дип ышандырган

Төркия һәм Украина лидерлары Нью-Йоркта БМО Генераль ассамблеясенең 71 сессиясендә очрашкан.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Төркия Кырым мәсьәләсе буенча Украинаны хуплавын дәвам итә. Бу хакта Төркия Республикассы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Нью-Йоркта Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль ассамблеясенең 71 сессиясендә Украина башлыгы Петр Порошенко белән очрашуда белдергән дип хәбәр итә "ТАСС" Украина Президенты матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Аерым алганда, очрашуда Эрдоган "алга таба да Төркия Украинага мөстәкыйльлекне һәм террииториаль бөтенлекне торгызуда ярдәм итәчәк" дип белдергән.

Украина Президенты матбугат хезмәтендә шулай ук "Россия белән диалогны яңарту Төркия позициясенә йогынты ясамый" дип билгеләп үткәннәр.

Моннан тыш, яклар якын арада энергетика мәсьәләсе буенча Украина-Төркия эшче төркеме очрашуы турында килешкәннәр, шулай ук сәүдә һәм инвестицияләр мәсьәләләре буенча фикер алышканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100