Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эрдоган Миңнехановка ислам илләре белән хезмәттәшлекне үстергән өчен рәхмәт әйтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Анкарага визиты кысаларында Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган белән эшлекле очрашу уздырды. Эрдоган Татарстан Рәисенә Россиянең ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлеген ныгытудагы тырышлыгы өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында хәбәр итте.
Билгеләп үтелгәнчә, Миңнеханов министрлар белән сөйләшүләр алып барган вакытта Төркия лидерына аның башкалада булуы турында хәбәр итәләр. Эрдоган Рөстәм Миңнехановны очрашуга шәхсән үзе чакырган.
Төркия Президенты Казанга БРИКС саммитына баруын җылылык белән искә алды һәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. Ул бу эшне хөрмәт белән күзәтүен һәм Татарстанның керткән өлешен югары бәяләвен ассызыклады.
«Сезнең тырышлыгыгызны һәм Россиянең ислам дөньясы илләре белән мөнәсәбәтләрен үстерүгә керткән өлешегезне зур хөрмәт белән күзәтәм һәм билгеләп үтәсем килә», – дип белдерде Эрдоган.
Эрдоган шулай ук билгеләп үткәнчә, Россиягә Төркия инвестицияләренең 25 проценттан артыгы Татарстанга туры килә. Җавап итеп Рөстәм Миңнеханов Төркия лидерына төбәкара хезмәттәшлекне ныгытуга шәхси игътибары өчен рәхмәт белдерде.
Очрашу барышында алар үзара сәүдәне арттыру перспективалары турында фикер алышты, бүгенге көндә ул 5,3 миллиард доллар тәшкил итә. Эрдоган шулай ук Татарстан белән Төркия арасында уртак проектларны гамәлгә ашыруда Миңнеханов ягыннан ярдәмнең дәвам итүенә өмет белдерде.
Видео: Лилия Галимованың Телеграм-каналыннан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз