news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эрдоган Корбан гаете белән котлавын рус телендә дә ирештерде

Котлауны ул Twitter социаль челтәрендә урнаштырган.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган дөнья мөселманнарын Корбан гаете белән котлап, 10 телдә, шул исәптән рус телендә дә котлау ирештерде.  

"Ислам дөньясын Корбан бәйрәме белән котлыйм. Бу бәйрәм кешелеккә тынычлык, михербанлылык һәм бәрәкәт алып килсен", - дип язган Эрдоган үзенең Twitter аккаунтында.

Шундый ук котлауны ул төрек, гарәп, әзербәйҗан, босния, инглиз, француз, алман һәм ике көрд телләрендә ирештергән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot