news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эрдоган Казанда БРИКС саммитында булачагын раслады

Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Казандагы БРИКС саммитында катнашачак. Бу хакта Россия Тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябковка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы урынбасары булачак вакыйгага әзерлек турында фикер алышу булган матбугат конференциясендә шул хакта белдерде.

«Президент Эрдоган БРИКСның 16нчы саммиты сессиясендә «аутрич»/»БРИКС плюс» форматында катнашуын раслады», - дип хәбәр итте ул.

Рябков Мәскәү Украина мәсьәләсе буенча Әнкараның позициясен исәпкә ала, дип өстәде.

«Украина темалары буенча фикер алышу югары дәрәҗәдә дә булачак, без Төркия лидерын Казанда сәламләгән вакытта», - дип ачыклык кертте Россия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы урынбасары.

Искәртик, БРИКС саммиты Татарстан башкаласында 2024 елның 22-24 октябрендә уза. Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин Төркия коллегасының килүен көтүен белдергән иде. Шулай ук ул Эрдоган белән ике яклы сөйләшүләр булачагын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot