news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эрдоган атна ахырына кадәр Төркия парламентында ант итәчәк

Президент сайлауларында икенче турда җиңгән Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган җомга көнне үз резиденциясендә чит ил башлыкларыннан котлаулар кабул итәчәк, шимбә-якшәмбе аның парламентта ант итү тантанасы көтелә. Бу хакта РИА Новости Hürriyet газетасына сылтама белән хәбәр итә.

Эрдоган Төркия президентын сайлауның икенче турында 52 проценттан артык тавыш белән җиңде, дип белдерде Төркиянең Югары сайлау комиссиясе башлыгы Әхмәт Йенер.

Сайлауларның йомгаклау нәтиҗәләре 1 июньнән дә иртәрәк басылып чыкмый.

«Җомга көнне Эрдоган резиденциясендә чит ил башлыклары катнашында кичке аш тантанасы оештырыла, анда Төркия лидеры котлаулар кабул итәргә җыена. Ул шимбә яки якшәмбе көнне парламентта ант бирәчәк», - дип яза газета.

Президент Эрдоганның киеренке графигы башлана, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100