news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эрдоган 2016 елда фетнәдә катнашуда гаепләнүчеләргә коңгырт төстәге кием кияргә кушкан

"Би-би-си" искәртеп узганча, узган айда гаепләнүчеләрнең берсе суд каршына "Герой" дип язулы футболкадан баскан булган.

 (Казан, 7 август, “Татар-информ”). Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган 2016 елның июлендә хәрби түнтәрелеш ясауга омтылышта катнашуда гаепләнүче барлык кеше хәзер судка китерелгәндә коңгырт төстәге униформадан булырга тиеш, дип белдергән. Бу хакта , Би-би-сига сылтама белән, Интерфакс хәбәр итә.

"Би-би-си" искәртеп узганча, узган айда гаепләнүчеләрнең берсе суд каршына "Герой" дип язулы футболкадан баскан. Шуннан соң полиция тагын шундый язулы футболка кигән 30 кешене тоткарлаган.

"Яңадан судка беркем дә, башына ни килсә, шундый кием белән килмәячәк”, - дип белдергән Эрдоган.

Төркия президенты узган ел путчны оештыручыларның берсе итеп АКШта яшәүче дин әһеле Фәтхуллаһ Гүләнны саный. Июль вакыйгаларыннан тыш, Төркиядә "террористлар" дип саналучы Гүлән тарафдарлары булган кешеләр  сак астында тотыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100