news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“ERASMUS +” программасы нигезендә КФУ һәм Мармара университеты арасында килешү яңартылды

Программа кысаларында югары уку йорты мөгаллимнәре алмашынып, студентларга, магистрларга белем бирә.

(Казан, 2 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Агымдагы елның уку елында “ERASMUS +” программасы нигезендә Казан федераль университеты һәм Төркиянең Мармара университеты арасында килешү яңартылды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә профессор Әлфия Йосыпова хәбәр итте.

Мармара университеты “ERASMUS +” программасына гариза җибәргәндә Россиядән берничә югары уку йортын партнер буларак чакырган. Шулар арасында Мәскәү дәүләт университеты, Санкт-Петербург дәүләт университеты, Казан федераль университеты һәм Дагыстан дәүләт университеты бар.

“Шуның нигезендә Казан федераль университеты мөгаллимнәре Мармара университетына, ә Мармара университеты укытучылары безгә килеп, дәресләр бирергә тиеш булды. Быел әле бары тик укытучылар алмашу турында гына сүз барды”, - диде Әлфия Йосыпова.

“Әлеге конкурс игълан ителгәч, без документларны әзерләп бирдек. Әлбәттә, монда махсус тюркология өлкәсендә эшләүче мөгаллимнәр чакырылды, шулай ук, аларның төрек телен белүләре дә әһәмияткә ия иде”, - диде ул.

Галимә сүзләренчә, дәресләр фәкать төрек телендә генә барган, чөнки шундый таләп куелган. “Мармара университеты кандидатларны үзе сайлады һәм миңа бу университетка бер атналык стажировкага да барырга туры килде”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100