Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ерак Көнчыгышта «Татарча диктант» яздылар
Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән татарлар Газиз Мөхәммәтшинның «Саумысыз, аккошлар» повестеннән өзек яза.
(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Ерак Көнчыгыштагы ватандашлар татарча диктантны беренчеләрдән булып язды. Приморье краеның Артем шәһәрендә 6 кеше катнашты. «Без беренче тапкыр катнашабыз,» - диләр алар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Барлык катнашучылар да өлкән яшьтә иде. Иң өлкәненә - 87 яшь. «Яшьләр катнашмады, чөнки күбесе татарча сөйләшми, татар теле дәресләрен үткәрергә белгеч юк. Без киләчәктә дә бу акциядә катнашачакбыз, безгә бик ошады, ди татар-башкорт мәдәни үзәге җитәкчесе Фәния Хисамова.
- Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән татарлар Газиз Мөхәммәтшинның «Саумысыз, аккошлар» повестеннән өзек яза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз