news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ерак Көнчыгышта җир тәкъдим итүче Федераль мәгълүмат системасын камилләштерәләр

Мәгълүмат системасы ел азагына рәткә китереләчәк, 2017 елның 1 февраленнән Россиядәге бөтен гражданнарга да Ерак Көнчыгыштан җир тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ») Быел Ерак Көнчыгышта Россия кешеләренә җир бүлеп бирә башлагач, әлеге юнәлештә эшләүче Федераль мәгълүмат системасы халык агымын күтәрә алмады: сайт һаман саен эшләми, дип зар таралды. Россиянең Ерак Көнчыгышны үстерү министры Александр Галушка мәгълүмат системасы ел азагына кадәр рәткә китереләчәк, дип вәгъдә итә дип, яза interfax.ru.

Мәгълүм булганча, Ерак Көнчыгышта Россия кешеләренә җир кишәрлекләрен 1 июньнән бирә башладылар. Иң элек аңа Ерак Көнчыгыш федераль округы төбәкләрендәге кайбер муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр генә дәгъва итә алды, ә 1 октябрьдән бу округтагы теләгән бөтен кешенең дә җир алырга мөмкинлеге туды. 2017 елның 1 февраленнән Россиядәге барлык гражданнарга да Ерак Көнчыгыштан җир тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot