news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ерак Көнчыгыш Сабан туе Хабаровскида үткәрелергә мөмкин

Бу хакта Хабаровск крае Эчке сәясәт министрлыгының идарә җитәкчесе Васил Шәйхразиев белән очрашуда белдерде.

(Казан, 22 февраль, "Татар-информ"). Бүген, 22 февраль көнне, Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевның Хабаровскида эшлекле сәфәре дәвам итә. Ул «Русь» край Дуслык сараенда Хабаровск краеның Эчке сәясәт министрлыгының идарә җитәкчесе А.Ивагин белән очрашты. Очрашуда шулай ук Дуслык сарае директоры О.Блонская да катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге хәбәр итә.

Хәзерге вакытта Хабаровск краенда 145 төрле милләт вәкиле яши. «Русь» - шуларны берләштереп торучы үзәк.

А.Ивагин очрашуда Хабаровск ягы вәкилләренең, Татарстанга килеп, Халыклар дуслыгы йортлары эшчәнлеге белән танышырга теләвен җиткерде. Ул үз чыгышында Татарстанның әлеге өлкәдә Россия күләмендә үрнәк төбәк булып торуын бәян итте.

Васил Шәйхразиев Халыклар Дуслыгы йортларының һәм Татарстан халыклары ассамблеясенең эшчәнлеге халкында сөйләде. Ул тәҗрибә уртаклашу максатыннан Хабаровск вәкилләрен Татарстанга да чакырды. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессның эшчәнлеге белән дә таныштырды.

Идарә җитәкчесе киләсе елда Ерак Көнчыгыш Сабан туен Хабаровкида үткәрергә теләүләрен әйтте.

Бу очрашуда Ерак Көнчыгыш округы җирлегендә эшләп килүче татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре дә катнашты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100