news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ерак авылларда мобиль ветеринария пункт-машиналары ярдәм күрсәтәчәк – Алмаз Хисаметдинов

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов махсус программа нигезендә, 48 машина кайтачагын әйтте.

(Әлки, 16 ноябрь,"Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов республиканың ерак авылларына чыгып, сыйфатлы ветеринария ярдәме күрсәтү өчен, 48 "УАЗ" машинасы алыначагы хакында хәбәр итте. Моны ул "Татар-информ" хәбәрчесенә Әлкидә узган семинар-киңәшмә кысаларында әйтте.

"Ветеринария объектлары халык өчен бик кирәк. Без мал табибларына начар эшләргә ирек бирмибез, аларны ай саен тикшереп, эшчәнлекләренә анализ ясап торабыз. Билгеле, бүген әле кайбер яктан аксый торган пунктлар да бар. Әмма бүгенге семинар аларга стимул булыр дип уйлыйм", – диде ул.

Билгеле булганча, Татарстанда 232 ветеринария пункты бар. Шуның 126сы махсус программа нигезендә, соңгы өч ел эчендә төзелгән. Аларда 549 мал табибы эшли. Ветеринарлар эшен җәелдерү, ерак авылларга да вакытында мал табибы ярдәмен китерү өчен мобиль ветеринария пунктлары кайтарылачак.

"Татарстан Президентының махсус программасы нигезендә, 100 миллион сумга "УАЗ" базасында 48 мобиль пункт кайтартылачак. Алар авылларга чыгып, күмәк хуҗалык, крестьян-фермер хуҗалыкларына тиз һәм сыйфатлы ярдәм күрсәтү өчен кирәк. Бу мобиль пунктлар мал табибларының эшен системага салыр, малларга тиешле ярдәм күрсәтүдә зур плюс булыр", – диде Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100