news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ерак араларга йөрүче поездларда киләсе ел башыннан тарифлар индексацияләнә
Плацкарт һәм гомуми вагоннарда бару -10, купе һәм СВ вагоннарда -8 процентка арта
Скопировать ссылку
(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”). Тарифлар буенча федераль хезмәт киләсе елның 1 гыйнварыннан ерак араларга йөрүче поездларда тарифларны индексацияләү турында карар чыгарды. Аннан күренгәнчә, киләсе ел башыннан плацкарт һәм гомуми вагоннарда тарифлар - 10, купе һәм СВ вагоннарда - 8 процентка индексацияләнәчәк.
Быел плацкарт һәм гомуми вагоннарда бару бәясе 12 процентка арткан иде. Ә купе һәм СВ вагоннарда тарифлар 2009 ел дәвамында 3 этапта үзгәртелде. Ел башыннан -8 процентка, 1 апрельдән- 3, 1 июльдән -3,5 процентка күтәрелде.
“Россия тимер юллары”ның рәсми сайты хәбәрләренә караганда, 2010 елда да календарь периодлар буенча аерымланган тарифлар үзгәреше индексын куллану практикасы дәвам итәчәк. Аның нигезендә, ерак араларга йөрүче поездларда 266 көн дәвамында түбән яки еллык уртача дәрәҗәдәге тарифлар кулланыла. Арттырылган коэффициент бары 99 көн дәвамында гына гамәлдә булачак.
2010 елда тарифлар үзгәрешенең сыгылмалы графигын күздә тоткан 21 чор билгеләнгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2