news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ерак араларга баручы поездларда 2010 елның 1 гыйнварыннан укучылар өчен ташламалар саклана

Бу яңалык тизьйөрешле һәм фирма поездларына кагылмый

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). Мәктәп укучылары өчен 2010 елда да ерак араларга йөрүче поезд билетларына ташламалар гамәлдә булачак. Бу хакта “Россия тимер юллары”ның рәсми сайты хәбәр итә. Шулай итеп, укучылар өчен плацкарт һәм гомуми вагоннарда бару ярты бәясенә генә төшә. Моның өчен билет кассасына укучы мәктәптән белешмә тәкъдим итәргә тиеш. Ташламалар тизьйөрешле һәм фирма поездларына кагылмый.

Кичәге көннән 2010 елның 1 гыйнварында юлга кузгалачак поездларга билетлар сатыла башлады инде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100