news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Ерак араларга баручы поездлар хәрәкәте графигына үзгәрешләр керде

Горький тимер юлында хезмәт күрсәтүче 13 сезонлы поезд графиктан алынды

(Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”). Ерак араларга баручы поездлар хәрәкәте графигына үзгәрешләр керде, дип хәбәр итә Горький тимер юлының җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте.
87/88 нче Түбән Новгород–Адлер поезды хәзер көн саен түгел, ә көн аралаш йөриячәк. Аның Казанга кадәрге маршруты кышкы чорга озынайтылмаган. Казанлылар Адлерга хәрәкәт графигында сакланган башка транзит поездлар белән китә ала.
Горький тимер юлында хезмәт күрсәтүче 13 сезонлы поезд графиктан алынган. Аларның күбесе Горький магистрале территорияләреннән Симферополь, Анапа, Новороссийски һәм Адлерга баручы составлар. 231/232 нче Казан-Мәскәү поезды да графиктан төшеп калган, ә 661/662 нче Казан-Самара поездының хәрәкәт итү ешлыгы үзгәргән. Ул хәзер атнага элекечә 3 тапкыр түгел, ә җомга һәм ял көннәрендә генә йөриячәк.


 

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100