news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ерак арага йөри торган поездларны озата баручы студент хезмәт отрядлары өчен уку башлана

Ул Казанның һәм Россия тимер юлларының Горький бүлегендә (тимер юл вокзалы) оештырыла

(Казан, 1 март, “Татар-информ”). Бүгеннән башлап, ике ай дәвамында Казан шәһәренең берничә уку йортында, шулай ук Россия тимер юлларының Горький бүлеге поездны озатып йөрүчеләр, ягъни проводниклар резервы бүлекчәсендә (тимер юл вокзалы) ерак арага йөри торган поездларны озата баручы студент хезмәт отрядлары өчен укулар оештырыла.

Республика башкаласындагы барлык югары уку йортлары студентларыннан төзелгән төзелгән әлеге отряд 3 йөз кешене берләштерә. Шушы әзерлек курсын тәмамлаганнарга сертификат бирелә, студентлар исә аның белән июль-август айларында 12,5-16 мең сум айлык хезмәт хакы белән гарантияле рәвештә эш таба ала, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Шушы мәсьәлә буенча “Казан студентлар хезмәт отряды үзәге” берләшмәсенә шөгыльләнә.



news_right_1
news_right_2
news_bot