Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бердәм Россия: Татарстан Бердәм тавыш бирү көнендә катнашучылар саны буенча лидерлардан
Татарстан Республикасында Бердәм тавыш бирү көнендә төбәк башлыгын һәм Казан шәһәр думасы депутатларын сайлаулар узды. Административ үзәктә тавыш бирергә килүче сайлаучылар саны 50 проценттан арткан. Бу хакта «Бердәм Россия» генераль советы секретаре Владимир Якушев хәбәр итте.
«Сайлауга килүчеләр саны буенча лидерлар: Махачкала (сайлаучыларның 75 проценты катнашкан), Казан (54,5 процент) Смоленск (47,2 процент). Тавыш бирергә килүчеләр саны күп булу нәтиҗәсендә партия исемлеге буенча максималь теләктәшлек күрсәтелгән», - диде Владимир Якушев ТАССта брифинг барышында.
Ул шулай ук республика халкының гамәлдәге Рәискә, «Бердәм Россия»дән кандидат буларак тәкъдим ителгән Рөстәм Миңнехановка карата ышанычы югары булуын билгеләп үтте. Ул якынча 88,5 процент тавыш җыйды һәм җиңү яулады. Бу төбәк башлыкларын сайлау кысаларында илдәге иң югары күрсәткеч. Икенче урында – Курск өлкәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Хинштейн (86,9 процент), өченче урында – Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьев (84,5 процент).
Владимир Якушев, 2020 ел белән чагыштырганда, сайлаучыларның партиягә карата ышанычы артуына игътибар итте. Закон чыгару җыеннарына сайлауларда гражданнарның теләктәшлек белдерүе дәрәҗәсе 13 процентка арткан, партия 82 процент мандат яки 464 мандатның 380ен алган. Административ үзәкләргә килгәндә, Тамбовта «Бердәм Россия»дән тәкъдим ителгән кандидатлар өчен биргән тавышлар өлеше 46 процентка арткан.
Партия рәисе Дмитрий Медведев ассызыклаганча, ирешелгән нәтиҗәләр – электораль вакыйга түгел, ә «Бердәм Россия»нең эзлекле эше.
«Гражданнарның шактый күп өлеше безнең партия вәкилләре өчен тавыш бирә, чөнки бездән ирешелгән нәтиҗәләр өчен сорарга мөмкин. Бу ниндидер буш вәгъдәләр, абстракт әйберләр, сайлау кампаниясе вакытында әйтелә торган матур сүзләр генә түгел, ә предметлы көндәлек эш. Безнең эш алга таба да шулай барыр, дип өметләнәм», - дип мөрәҗәгать итте Дмитрий Медведев төбәкләр белән видеоконференцэлемтә барышында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз