news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җепшек кар һәм бозлавык: КФУ галиме ноябрьдә Казанда булачак һава торышы турында сөйләде

Хәзер Татарстан башкаласында һава торышы зур циклон тәэсирендә. Ул Төньяк Атлантикадан килгән һәм Россиянең бөтен Европа өлешенә җәелгән. Бу хакта Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Бу атнада көндезге һәм төнге температуралар нуль тирәсендә булачак. Юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин. Циклон активлыгы аркасында атна буе дәвамында яңгыр һәм кар көтелә. Алдагы декадада температура климат нормасыннан бер градуска югарырак булачак», – дип хәбәр итте ул.

Переведенцев әйтүенчә, һава торышы тотрыксыз булачак. «Казан Университет» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, ноябрь аенда Казанда уртача айлык температура нормасы – 2,7 градус, ә явым-төшем күләме 53 мм тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100