news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«ЭпиВакКорона» вакцинасын кемнәргә ясатырга ярамаганлыгын әйттеләр

Февраль аенда Россиядә коронавирустан дәвалау өчен күпләп препарат җитештерү башланачак.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). «ЭпиВакКорона» вакцинасын аллергияне авыр кичерүче һәм препарат компонентларына аеруча сизгер булган кешеләргә ясау тыела. 

РИА Новостига Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте матбугат хезмәтендә хәбәр итүенчә, «ЭпиВакКорона» пептид вакцинасын куллану буенча инструкция нигезендә, авыр формалы аллергияле авыруларга, шулай ук препарат компонентларына аеруча сизгер (алюминий гидроокисе һ.б.) булган кешеләргә вакцина ясау рөхсәт ителми».

Вакцинаны дөрес билгеләүне табиб күзәтеп тора, ул шулай ук өстәмә тикшерүләр һәм белгечләр белән консультацияләр дә билгели ала.

Бүген вице-премьер Татьяна Голикова агымдагы елның февралендә «Вектор» үзәге белгечләре тарафыннан эшләнгән яңа коронавирус инфекциясеннән препарат җитештерү башланачак, дип белдерде. Россиядә теркәлгән өченче вакцинаның беренче партиясе Чумаков исемендәге үзәктә эшләнгән, ул март аенда әйләнешкә керәчәк.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көннән Татарстанда Covid-19дан күпләп вакцинация башланды. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы «V спутнигы» вакцинасыннан прививка ясатырга мөмкин булган дәвалау учреждениеләре исемлеген тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot