news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«ЭпиВакКорона» вакцинасы «Хәләл» сертификаты алды

Җитештерүче вакцина турында барлык мәгълүматны да биргән.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Россия Мөфтиләр шурасының «Хәләл» Халыкара стандартлаштыру һәм сертификация үзәге «ЭпиВакКорона» вакцинасына «Хәләл» сертификатын бирде. Бу хакта үзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вакцина Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) «Вектор» вирусология фәнни үзәгендә ясалды.

Җитештерүче вакцина компонентлары һәм җитештерү технологияләре турында бөтен кирәкле мәгълүматны биргән. Документлар нигезендә «Хәләл» Халыкара стандартлаштыру һәм сертификация үзәге белгечләре вакцина составында тыелган матдәләр һәм компонентлар булмау турында нәтиҗә ясаган.


news_right_1
news_right_2
news_bot