news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Епископ Тихон: Татарлар Россия тарихының бер өлешен тәшкил итә

Рус православ чиркәве архиерее “Россия – минем тарих. Татарстан Республикасы” төбәк тарихи паркы экспозициясенә югары бәя бирде.

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Рус православ чиркәве архиерее, епископ Тихон (Шевкунов) бүген Казанда ачылган “Россия – минем тарих. Татарстан Республикасы” тарихи паркын: “Әлеге проект төбәк тарихын яктырткан экспозицияләр арасында аеруча игътибарга лаек”, - дип бәяләде.

Мәгълүм булганча, бу күргәзмә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә 5,5 мең квадрат метр мәйданда урнаштырылды. Андагы мультимедиале заманча экспозицияләр Россия дәүләтенең һәм татар халкының борынгы көннәрдән башлап бүгенге көнгәчә тарихын тасвирлап бирә. 

Күп кенә дәрәҗәле кунаклар белән берлектә бу тарихи парк ачылышында катнашкан епископ Тихон белдергәнчә: “Татарлар, Татарстан халкы гасырлар дәвамында Россия тарихының бер өлешен тәшкил итә. Тарихта катлаулы чорлар үттек. Нәкъ менә татарстанлыларның борынгы бабалары безнең илебезне Чыңгызхан нәселе мирасчысы итте. Кайвакыт бу хакта уйланганыбыз да юк. Болар барысы да экспозициядә күрсәтелгән. Бу белемнәр яшьләргә, гомумән, үткән көннәрдән сабак алырга теләгән һәркем өчен файдалы. Тарихи парк дуслыкны ныгытсын, тарихны өйрәнергә этәргеч бирсен», - дип теләкләрен җиткерде епископ Тихон.

“Россия – минем тарих. Татарстан Республикасы” тарихи паркы “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә 10.0-19.00 сәгатьләрдә эшләячәк. Әлегә бушлай, киләчәктә билетлар сатып алып керү оештырылырга мөмкин.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100