Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эпидемиолог Онищенко: Төркия хакимияте холера таралуның масштабларын яшерә
Эпидемиолог һәм Россия Фәннәр академиясе академигы Геннадий Онищенко белдергәнчә, Төркия хакимияте холера авыруы таралуның реаль масштабларын яшерә. Дистәләгән Россия туристы югары тән температурасына һәм косуга зарлана, Төркия хастаханәләре тулган.
«Мөгаен, Төркиядә авыруның реаль масштабларын яшерәләрдер. Мин бу хакта май аенда ук, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразларына сылтама ясап, кисәткән идем. Шулай ук холера таралуын да яшерәләрдер, дип уйлыйм», – дигән Онищенко «Life.ru» басмасына.
Аның мәгълүматларына караганда, холера вибрионнары турында беренче хәбәрләр ике ай элек тарала башлаган.
Инфекция су аша йога. Сирәк очракта аны шулай ук авыру белән турыдан-туры контакт нәтиҗәсендә йоктырырга мөмкин. Холера антибиотиклар белән дәвалана, шул ук вакытта су-тоз балансын нормага китерү өчен регидратация эремәләре кулланыла, әмма нәтиҗәдә пациентларның организмы бик каты сусызланырга мөмкин.
Vibrio бактериясе вәкиле булган холера вибрионы 13 градус чамасы температуралы суда активлаша. Ул Төркиядә генә түгел, Россиянең аерым төбәкләрендә һәм Үзәк Азиядә дә очрый.
Холераның масштаблы таралуы соңгы тапкыр 2025 елның августында Нигериядә булды: ким дигәндә сигез кеше үлде, 200дән артык кеше дәваланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз