news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эпидемиолог: Коронавирус инфекциясе сезонлы авыруга әвереләчәк

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш эпидемиологы, Россия Фәннәр академиясе академигы Николай Брико шулай дип белдерде.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе елның билгеле бер чорларында активлаша торган сезонлы авыруларның бер компоненты булачак.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Сеченов университетының эпидемиология һәм дәлилле медицина кафедрасы мөдире, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш эпидемиологы, Россия Фәннәр академиясе академигы Николай Брикога сылтама белән хәбәр итә.

«Коронавирус инфекциясе елның билгеле бер чорларында активлыгын арттыра торган сезонлы авыруларның бер этиологик агентына әверелер, мөгаен», - дип белдерде Брико «COVID-19 шартларында медицина реабилитациясе: тәҗрибә һәм казанышлар» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциядә.

news_right_1
news_right_2
news_bot