Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эпидемиолог Камиль Хафизов: Россиядән «дельта» штаммы бетте дияргә була
Россиядә коронавирус белән авыручылар арасында биоүрнәкләрне тикшергәндә «дельта» штаммы ачыкланмый башлады. Коронавирус инфекциясенең күпчелек очрагы «стелс-омикрон» штаммына туры килә. Бу хакта «Российская газета» Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институтына сылтама белән хәбәр итте.
«Дельта» штаммын йоктыруның соңгы берничә очрагын март азагында – апрель башында күзәттек», - диде Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының диагностикалау буенча яңа ысуллар эшләү буенча фәнни төркем җитәкчесе Камил Хафизов.
«Аннары «дельта» бер генә анализда да ачыкланмаган. Хәзер без «омикрон»ның ике төрен BA.1 и BA.2 (»стелс-омикрон») ачыклыйбыз, барлык авыру очракларының 80 проценты соңгысына туры килә.
Шул ук вакытта коронавирусның эволюциясе дәвам итә, әгәр төбәкләрдә «дельта» штаммы йоктыручылар калса, ул да кире кайтырга мөмкин, ул вакытта халыкның да иммунитеты кимегән була», - диде Камил Хафизов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз